Пост канала
- фото
🏆Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә мәктәп һәм көллият укучылары арасында Бөтенроссия җәйге гимназиада уза. 🔹Ул Россиянең 19 төбәгеннән 800дән артык яшь спортчыны берләштерде. Балалар 11 спорт төрендә волейбол, дзюдо, җиңел атлетика, йөзү, роуп-скиппинг, самбо, спорт көрәше (ирекле һәм грек-рим көрәше), җәядән ату, сумо да көч сынаша. 🔹11 сентябрьдә 15 яшькә кадәрге һәм 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында сумо буенча узган ярышларда Татарстан командасы өчен Сабаның «Олимп» урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Спортчы кызларыбыз Амилия Көчекбаева 50 кг авырлык категориясендә, Аделина Вафина 55 кг авырлык категориясендә -3 нче урыннарны алдылар. 🔹Спортчыларыбызны һәм аларның тренер-укытучысы И.Нәбиуллинны ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!👏🏻
Открыть в MAX- Просмотры
- 457
- ER
- 0,4%
- Реакции
- 2