Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🌲Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Лилия Димитриева белән берлектә Иштуган бистәсендә агачлар утырттылар. 🌳Бу чара экологик тәрбия бирү һәм мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге кысаларында уздырылды. «Бала үз куллары белән агач утыртып, аннан соң үсүен күзәткәндә генә, аның табигать белән шәхси бәйләнеше барлыкка килә һәм һәркем үз туган ягын саклауга өлеш кертә алуын аңлый», - ди Лилия Габделхәй кызы. 🌿Мәктәптә даими рәвештә тематик һәм практик дәресләр, волонтерлык акцияләре уздырыла — шулай итеп балаларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаша. 🌿Мәктәп администрациясе, агач утыртуны оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә һәм бистә халкын киләчәк проектларда катнашырга чакыра.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    500
    ER
    0,6%
    Реакции
    3