Пост канала
- фото
Иске Мичән мәдәният йортында Мичән авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Чарада Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев 2021-2026 елларда авылда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Докладтан соң очрашу ачык әңгәмә форматында дәвам итте: халык үзенең борчулы сорауларын куйды, ә җитәкчеләр һәр мәсьәләгә тулы җавап бирде. ООО «Саба»ның Мичән бүлекчәсендә озак еллар намуслы хезмәт күрсәткән механизатор Фидәел Сәйфетдинов Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертелде. Бу уңайдан аңа таныклык тапшырылды.
Открыть в MAX- Просмотры
- 479
- ER
- 0,2%
- Реакции
- 1