Пост канала
- фото
🏅Билгеле булганча, быел Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән гражданнарның һөнәри казанышлары һәм намуслы хезмәтен, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешен җәмәгатькә таныту максатыннан Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы булдырылды. 🏅Югары һөнәри казанышларын иҗтимагый тану йөзеннән һәм намуслы хезмәтләре өчен 2026 елда Татарстан Республикасы Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклык Олы Кибәче авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Хөсәенова Розалия Рамил кызына тапшырылды.
Открыть в MAX- Просмотры
- 471
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 4