Пост канала
- фото
🌿 Бөтен ил буйлап махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акцияләре уза. Сатыш мәктәбе укучылары да «СВО сугышчылары өчен витаминлы чәй» акциясендә катнашты. 🌿 Эчемлек составына мәтрүшкә, бөтнек, карлыган яфраклары, юкә чәчәкләре һәм башка бик күп шифалы үсемлекләр керә. Мондый хуш исле үлән чәйләре салкын көннәрдә җылынырга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта, организмны витаминнар белән туендыра. "Абыйларыбыз безнең ярдәмне тойсыннар иде. Әлеге чәйне пешергәндә туган як исен тойсыннар, аларны туган якларында зарыгып көтүләрен аңласыннар. Без бу уртак эшкә бөтен күңелебезне һәм көчебезне салдык", - диләр укучылар.
Открыть в MAX- Просмотры
- 474
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 4