Пост канала
- фото
📖 Байлар Сабасының 5нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячеләре З.И.Гаянова һәм А.Р.Закирова «Безнең яңа тәрбияче» грантлар конкурсында җиңү яуладылар. ☝🏼Педагоглар тест уздылар һәм мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән авторлык проектларын тәкъдим иттеләр. Үз хезмәтләрендә алар инновацион методикалар һәм заманча укыту технологияләрен кулланганнар. 📚2026 елда сайлап алу конкурсында бөтен республикадан 345 тәрбияче катнашты. Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 300 педагогы акчалата бүләкләүгә лаек дип табылды. «Безнең яңа тәрбияче» («Наш новый воспитатель») конкурсы республикада 2025 елдан башлап үткәрелә. ❗Аның максаты — заманча методикалар һәм технологияләр кертүче, мәктәпкәчә тәрбия бирүне тагын да нәтиҗәлерәк һәм һәр балага карата сакчыл итүче сәләтле педагогларны ачыклау.
Открыть в MAX- Просмотры
- 471
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 3