Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    📖 "Оникс" мәгариф үзәгендә Белем бәйрәме тантаналы рәвештә узды 🍁 Чарада Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров катнашты. 📚 Иң элек мәктәп директоры Ләйлә Мөбарәкшина укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны һәм килгән кунакларны белем бәйрәме белән котлады. 📖 Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын җиткерде, мәктәп коллективына, укучыларга уңышлар теләде. 📖Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы да балаларга яңа уку елында сынатмаска, тырышып укырга, җәмгыятебезгә, туган илебезгә лаеклы кешеләр булып үсүләрен, җәмәгать эшләрендә актив булырга чакырды. Фотолар САЙТЫБЫЗДА - https://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/oniks-belem-biru-uzagenda-belem-kone

    Открыть в MAX
    Просмотры
    465
    ER
    0,9%
    Реакции
    4