Пост канала
- фото
🌙 🕌 Намаз ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Хәдистә әйтелгәнчә, биш вакыт намазын укыган кешегә Раббыбыз биш бүләк насыйп итәчәк. Аның берсе: ризыкны Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән бирәчәк. Ул ризык эченә өстәлдәге ашау гына түгел, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, кәсептә җиңеллек, тормышта бәрәкәт, Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме дә керә. Икенчедән: кабер газабыннан имин булу. Өченчедән: Кыямәт көнендә гамәл китабы уң кулга тапшырылыр. Дүртенчедән: җәһәннәм өстендәге кылычтан үткенрәк, кылдан нәзегрәк булган сират күперен яшен тизлеге белән кичү. Бишенчедән: хисабсыз җәннәткә керү.
Открыть в MAX- Просмотры
- 636
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 8