Пост канала
- фото
🌸 23 августта Байлар Сабасында яшәүче Зөлкамал Заһидулла кызы Гомәровага 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хаты тапшырылды. 🌸 Зөлкамал Гомәрова Сатыш авылында туган. Гаиләдә биш бала үссәләр дә, бүген ул бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Әнисе аны кечкенәдән тегәргә өйрәтә. 🌸 Зөлкамал апа артильдә тегүче булып эшләп, лаеклы ялга китә. Гомере буе башкаларга кирәкле кеше булып, матур-матур киемнәр белән сөендереп яши. 🌸 1977 елда Байлар Сабасының Әсхәт исемле егете белән гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, бүген алар барысы да вафат. 🌸 Зөлкамал апа иң якын кешеләре – күршеләре ярдәменә таянып, әле һаман хәрәкәттә-бәрәкәт дип гомер кичерә. «Дөньялар тыныч була күрсен, әле яшәүдән һич туймадым», - ди ул. 🌸 Юбилярга әле озак еллар тормыштан ямь, рух алып яшәү насыйп булсын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 412
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 3