Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    “Талантымны ачу өчен Сабага кайту кирәк булган” Талантлы, кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Олы Нырты авылында яшәүче Вячеслав Грате үз куллары белән әкиятләр ясап, курчакларга җан өрә торган оста. Ә аның тормыш иптәше Зөлфия Дробатухина иренә илһам чыганагы гына түгел, иң беренче тамашачысы һәм төп ярдәмчесе дә. Алар бергәләп могҗизалар тудыралар. Олы Ныртыда туып-үскән Зөлфия Рифхать кызы һәм Вячеслав Тихоновичны 1997 елда Чиләбе шәһәре таныштыра. Зөлфия ханым 1973 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәни-агарту училищесында хореограф белгечлеге ала. Кияүгә чыгып, 1976 елда Чиләбегә барып урнашалар. Әмма беренче никах озын гомерле булмый. Чиләбе мәдәният институтын тәмамлап, ул хореограф буларак сәнгать дөньясына чума. “Үзем яхшы бию коллективлары булдырдым. Бик зур казанышларга ирештек. Зур уңышлар яулаган сәхнә осталары буларак, бүләк итеп коллективымны Кара диңгезгә алып бару мөмкинлеге бирәләр иде. Көннәрнең берендә Вячеслав Тихонович белән танышып, гаилә кордык”, – дип сөйли ул.  ✍🏼 Фәридә Вилданова. Язманың дәвамын САЙТЫБЫЗДА укыгыз: https://saby-rt.ru/news/mdniyat/talantymny-acu-ocen-sabaga-kaitu-kirak-bulgan

    Открыть в MAX
    Просмотры
    436
    ER
    0,7%
    Реакции
    3