Пост канала
- фото
🌙Югары Симет авылы мәчете каршында балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү ял сәгатьләре оештырылды. 🌼Дини чарага 15тән артык бала йөрде. Балаларны Зөһрә абыстай белән Минзилә ханым Хәкимова Ислам дине нигезләренә, намаз уку кагыйдәләренә өйрәттеләр. Остазлар балаларга шулай ук динебез кушканча әти-әниләргә, өлкәннәргә ихтирам күрсәтү, тәрбияле, күркәм холыклы булу турында аңлаттылар, Аллаһының гүзәл исемнәре турында сөйләделәр. Казаннан килгән Данил Фәхлиев Пәйгамбәребез сәллаһу галәйһисәламнең тарихы белән таныштырды. 🌸Дәрестән тыш вакытта балалар өчен төрле кызыклы чаралар, мастер-класслар оештырылды. Балалар шамаил, тәсбих, беләзек, кыр чәчәкләреннән панно ясау серләренә өйрәнделәр, коймак пешерергә, роллы ясарга өйрәнделәр. Сабадан килгән кунак Гөлнара ханым Галимова мөселманча яулык ябарга өйрәтте. 🌼Балалар көн саен әти-әниләр әзерләп алып килгән тәм-томнар белән сыйландылар, алар өчен мул сыйлы чәй табыны әзерләнде. 10 көн бик файдалы һәм нәтиҗәле узды, балаларыбызны дин нигезләренә өйрәткән мөгаллимәләргә, оештыручыларга Аллаһының рәхмәте яусын, дип чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерделәр әти-әниләр.
Открыть в MAX- Просмотры
- 516
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 7