Пост канала
- видео
🌸 🌿 Байлар Сабасында яшәүче Алисә Һадиеваны районыбызда белмәгән кеше сирәктер. Ул безгә ел да иң зур кабак үстерүче буларак та таныш. 🌿Алисә – Казан кызы. Кияүгә чыккач, тормыш иптәше белән район үзәгендә йорт салып, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы булдырганнар, ишек аллары шау чәчәккә күмелгән. 🌿 Алисә петуния үстерү белән мавыга, ишегалдына килеп кергәч тә, биредәге гүзәллекне тудыру өчен күпме тырышлык, көч кергәнен аңлап аласың. Алай гына да түгел, биредә эшеңә карата мәхәббәт, кызыксыну һәм тәҗрибәнең дә йогынтысы зур икәне ярылып ята. 🌸 🌿 Петунияләре исә аеруча күп. Бу чәчәкләр турында Алисәдән дә күп белүче булмас дип, үзеннән петуния үстерү серләре турында сораштык. 📹 Алсу Ибраһимова видеосы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 541
- ER
- 5,4%
- Реакции
- 29