Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🎉 Шәмәрдәндә тимерьюлчылар һәм физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр 🏆“Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган әлеге бәйрәмдә спорт ярышлары да үткәрелде, җыр-биюгә дә урын калды. 🏋 Кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, таяк тартышу, турникта тартылу һәм җирдән этелү ярышларында ир-атлар да, хатын-кызлар да теләп катнашты. 👋Бәйрәмдә катнашучыларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин сәламләде, ярышларда уңышлар теләде. 🎤 Алып баручы һәм җырчы Ленур Биктимеров беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәде. Үзенең матур җырлары, кызыклы мәзәкләре белән спортчыларны да дәртләндерде, тамашачының да күңелен күрде. Махсус кунаклар итеп бәйрәмгә Рафис Кәлимуллин, Фәүзия Кәлимуллина, Данил Галимов һәм Илфир Искәндәров чакырылган иде, аларның чыгышлары бәйрәмгә үзенчәлекле колорит өстәде! 🏆 Җиңүчеләрне һәм призерларны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    479
    ER
    —
    Реакции
    —