Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    🤲 «Ниндидер авырлык яки күңелсез хәл кичергән вакытта, мөэмин-мөселманнар: «Мәә шәә Аллаһү кәәнә үә мәә ләм йәшәъ ләм йәкүн» («Нәрсә Аллаһ теләде – шул булды, Ул нәрсә теләми – шул булмый») дип, бу хәлне Аллаһның хикмәтле тәкъдире буларак кабул итәргә тиеш. 🤲 Проблемалар барлыкка килүнең төрле сәбәпләре булырга мөмкин: кемнедер Аллаһ сыный, кемнедер гөнаһларыннан пакьли, әмма һәрбер кыенлыкның асылы – Раббыбызның кешене Үзенә дога белән мөрәҗәгать итәргә этәрү, ягъни бик тә мөһим булган «дога» гыйбадәтенә юнәлдерү. 🤲 Адәм баласының Яратучысына гозер-үтенечләре белән дәшүе ул – бик олы гыйбадәт, һәм мөбарәк хәдисләрнең берсендә «дога ул – гыйбадәтнең җелеге» дип әйтелүе дә юкка түгелдер. 🤲 Авырлык ирешкән вакытта нинди дога укырга дигәндә, Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм шундый хәдисен мисал итеп китерергә мөмкин: «Әгәр кайгы, бәла-каза, авыру яки башка ниндидер кыенлыкка тарыган кеше, «Аллаһү раббии ләә шәриикә ләһ» («Аллаһ – минем Раббым, юк Аның тиңдәше!») дип әйтсә, бу аны авырлыктан коткарып, иминлеккә ирештерер».

    Открыть в MAX
    Просмотры
    501
    ER
    —
    Реакции
    —