Пост канала
- фото
🌿☀️«Татарстанда Җәй» республика программасы кысаларында, 23 июль көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Капка төбендә кич утыру» фольклор чарасы үткәрделәр. 🌿☀️Барлык катнашучылар да халык уеннары уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар. Моңарчы күрелмәгән яңа талантлар ачылды. Баян астында халык җырларын бергәләп башкару һәм дәртле биюләр – җәйге кичтә моннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин соң?! Бәйрәмгә авыл халкы үзләре белән төрле тәм-томнар, камыр ризыклары алып килгән. Чара азагында Иштуганлылар татар халык ашларын авыз иттеләр, шифалы үлән чәе эчтеләр.
Открыть в MAX- Просмотры
- 478
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 4