Перейти к содержимому

Пост канала

Саба таңнары | Саба районы
  1. фото

    Кышка бергәләп әзерләник - бик тәмле рецептлар тәкъдим итәбез Финнарча кыяр  Кирәк була: 3 кг. кыяр, 3 л. су, 6 аш кашыгы тоз, 300 гр. шикәр комы, 360 мл. уксус, 2 аш кашыгы гәрчич орлыгы, 3 данә лавр яфрагы. Эш тәртибе: Кыярларны яхшылап юып, 2 сәгать салкын суда тотасы. Аннары баш-башларын кисеп,зур кисәкләргә бүләсе. Зур табакка су һәм барлык ингредиентларны  салып, кайнатып чыгарасы һәм уксус өстисе. Кайнап торган шушы маринадка кыярларны салып болгатасы. Кыярлар төсләрен үзгәрткәч, тагын 3 минут кайнатасы. Хәзер инде кыярларны парландырган банкаларга тутырып, өсләренә маринад салып, ябып куясы гына кала!   Кабачкидан икра 3 кг. кабачкины иттарткычтан чыгарасы. Шуңа 1 стакан сыек май, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы салып 1 сәгать сүрән утта пешерәсе. Аннары 200 гр. майонез, 400 гр. томат пастасы, 10 бүлем сарымсак салып, янә 1 сәгать пешерәбез. Сүндерергә 10 минут кала, 2 аш кашыгы уксус салына. Икраны кайнар көе парландырган банкаларга ябабыз.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    472
    ER
    0,6%
    Реакции
    3