Пост канала
- фото
Биеш мәктәбендә «Китап җаны» медиа-проекты кысаларында — интеллектуаль квиз узды. «Китап җаны» проектының максаты — укучыларда әдәбиятка, туган телебезгә һәм милли мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту. Квиз Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан җирле «Алдынгылар Хәрәкәте» бүлекчәсе белән берлектә оештырылды. Интеллектуаль квизда мәктәпнең иң актив һәм тапкыр укучыларыннан торган 4 команда көч сынашты. Сораулар татар әдәбиятының алтын фондына кергән китапларга багышланган иде. Һәр тур — ул ярыш кына түгел, ә әдәбият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт булды. Иң зирәк һәм бердәм командаларга Үзәк китапханә тарафыннан бүләкләр тапшырылды. «Китапка булган җылы мөнәсәбәтләре, зирәклекләре, актив булганнары өчен барлык командага да зур рәхмәт! Мондый чаралар — белемне тирәнәйтүнең һәм әдәбиятка кызыксыну арттыруның иң яхшы ысулы» — дип билгеләп үтте әлеге проектның районыбыздагы җитәкчесе Зарина Шафигуллина. #китапжаныалдынгылар 👉🏼 ПОДПИСАТЬСЯ НА АПАСТОВО-ИНФОРМ
Открыть в MAX- Просмотры
- 850
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 6