Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Апас волейболчылары зур уңыш яулады👏 Районның волейболчы егетләре командасы “Татарстан – новый век”-“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призларына узган волейбол буенча финал ярышларында икенче урынга ия булды. 25 елдан артык «Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте республика шәһәрләре һәм районнарының ир-атлар, хатын-кызлар һәм ветераннар командалары өчен волейбол турнирлары үткәрә. "ТНВ" кубогы күркәм традициягә һәм спорт элемтәләрен ныгыту чарасы булып тора. “Быел ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышларында Татарстанның 43 районыннан 77 команда, 740 уенчы катнашты. Апасның волейболчы егетләре матур уен күрсәтеп, финалга үтте һәм 2 урынга лаек булды, - дип хәбәр итте районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин. 👉🏼 ПОДПИСАТЬСЯ НА АПАСТОВО-ИНФОРМ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    826
    ER
    1,6%
    Реакции
    13