Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атналыгы кысаларында, Борнаш мәктәп укучылары Әлмәндәр авылының янгын сүндерү-коткару частендә булдылар. Һөнәри юнәлеш бирүче бу чарада батырлык, кыюлык таләп итүче һөнәрләрнең берсе – янгын сүндерүче эше белән таныштылар.. Әлмәндәр ирекле янгын сүндерү посты начальнигы Таһир Әхмәтов балаларны коткаручыларның эше, янгын сүндерү бүлеге һәм техника белән таныштырды. Укучылар заманча янгын сүндерү машиналары төзелеше белән кызыксындылар һәм махсус автомобиль кабинасында утыру мөмкинлегенә дә ия булдылар. Балалар шулай ук экстремаль температурага чыдам саклану костюмнарын күрделәр. Штурм баскычларын күрсәтү һәм чакыруга җыенганда каравылның оператив эше аеруча кызыклы булды. 👉🏼ПОДПИСАТЬСЯ НА АПАСТОВО-ИНФОРМ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    920
    ER
    0,4%
    Реакции
    4