Пост канала
- видео
✅15 октябрьдә нәрсә эшләргә кирәк? Бу көнне йортны явыз көчләрдән саклау өчен дога кылу хәерле дип ышанганнар🙄 Уңыш җәлеп итәр өчен кызларга өйдә кул эшләре белән шөгыльләнергә (мәсәлән, кышка бияләй бәйләргә), ә егетләргә өйдә вак ремонт ясарга киңәш ителгән🤩 Кичне гаилә белән үткәрсәгез, бергәләп өстәл артына җыелып, күңелле итеп аралашсагыз, өегезгә иминлек килер, дигән ышану булган😍 🛑15 октябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?😳 Ачуланышырга һәм башкаларны рәнҗетергә ярамый🫡 Халык ышанулары буенча, бу көнне алкоголь кулланырга ярамый, чөнки ул җеннәрне үзенә тарта дип саналган😳 Өйгә чит кешеләрне кертүдән дә сак булырга кирәк: алар явыз көчләрнең хәбәрчеләре булырга мөмкин, дип ышанганнар🤯 Иртәгә ниндидер вәгъдә бирергә ашыкмагыз: аны үтәү бик авыр булачак, дигән ышану бар🐱 ❤️15 октябрьгә һава торышы сынамышлары: Җил төньяктан иссә, иртә кыраулар көтелә, ә көньяктан иссә, җылы һава торышы озак дәвам итәчәк😍 Үләнгә бәс төшсә, тиздән кырау киләчәк😱 Чебеннәр әле дә йокламаган булса, көннәр җылы булачак🤷♀️ Ай тирәсендә түгәрәк күренсә, тиздән һава торышы бозылачак🌝 #КызылТаң 📹Ләйлә Шарипова 👉🏼 Подписаться на Апастово-информ
Открыть в MAX- Просмотры
- 817
- ER
- 0,2%
- Реакции
- 2