Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Көзге урман. Урманнарга җырлап керәм әле Бар истәлекне барлап күңелдә! Сары яфраклар коелып төшә Туган ягым ямьле көнендә... Кошлар тавышы әле туктамаган Кайберсе сайрый куак эчендә. Кояш нурында урман шаулый Җылымсырап искән көзге җилдә.. . Көз төсендә яши табигать тә Сагыш булып күрәм үземдә! Бар тереклек туктап кала сыман Күңел төшенкелек кә бирелә.... Яшәү шулай ак,сарысы чалынып Көзләр сарылып шулай иттерә! Бер шатлыгы булса, бер сагышы Яшәү булгач барсын җиткерә... Урманнарга кереп чыгып барам Бар истәлек җыеп күңелгә. Саргылт яфраклар коелып төшә Йөгереп йөргән туган җиремдә. Ибраһимов Рөстәм Ошаса- КҮП ИТЕП ❤️ КУЕГЫЗ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    794
    ER
    1,0%
    Реакции
    8