Пост канала
- фото
Китмә син калдырып ялгызым. Гомерләр көзенә кергәндә. Кем туңган җанымны җылытыр Көз салкын сулышын өргәндә. Ашкынма атылган йолдыз күк, Гомерләр болай да тиз үтә. Бу якты җиһанда сөелеп, Сөенеп яшәүгә ни җитә! Китмә син калдырып ялгызым Синсез мин боегып яшәрмен. Берьялгыз сукмакта адашсам , Юл сорап кемнәргә дәшәрмен ? Ашкынма атылган йолдыз күк , Гомерләр бер мизгел болай да. Яшикче гел күзгә - күз карап , Рәхмәтле булып бер Ходайга!!! Рауза Хафизова. Ошаса- ❤️куегыз 📸Ләйлә Шарипова
Открыть в MAX- Просмотры
- 916
- ER
- 3,8%
- Реакции
- 35