Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    🌶️Сөтле борыч булышты Сөткә салынган әче борычның файдасы бик зур. Ул микробларны үтереп кенә калмый, кан составын да яхшырта, атеросклероз башланудан саклый, диләр. Кызыл әче борыч – табигый антибиотик та ул. Шуны көзен эчкәч, сезонлы авырулар чорын җиңелрәк кичерәм, авырганда тизрәк тереләм. Әче кызыл борычның кечкенә генә кисәген (уртача зурлыктагы дару төймәсе кадәр) бер стакан сөткә салып кайнатам. Аннары борычын алып, кайнар сөтне йокларга ятканда эчәм. Иртән яңадан туган кебек уянасың. Борыч авыруны куып кына чыгарып калмый, ә организмыгызга көч тә бирәчәк. #1001КИҢӘШ

    Открыть в MAX
    Просмотры
    1 007
    ER
    0,2%
    Реакции
    2