Пост канала
- фото
Табиб сәламәтлекне ныгыту өчен иң файдалы ризыкларны санап чыкты👇 Медицина белгече ашказаны асты бизе проблемалары булганда, фастфудтан, татлы газлы эчемлекләрдән һәм гади углеводлар булган ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк, дип раслый. Табиб туклану рационына аксым ризыкларын эшкәртүгә ярдәм итүче ананас өстәргә киңәш итә. Моннан тыш, киви һәм имбирь бик файдалы санала. "Имбирь аксымнарның таркалуына ярдәм итә, ашказаны, эчәкләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген активлаштыра, эчне йомшарткыч чара булып тора, организмда үз ферментларын эшләп чыгаруны стимуллаштыра”, — дип аңлата белгеч. Билгеле булуынча, имбирь тамыры вируслар таралган чорда аеруча файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә, көч бирә. Имбирь тамырын чәйгә, ризыкларга кушарга була. Дәвалану өчен 1 чәй калагы имбирь порошогына 1 стакан кайнап торган су өстәргә, 30 минут төнәтергә. Һәм 1/4 стакан төнәтмәне көненә 4 тапкыр эчәргә. Эчемлекләргә шулай ук бал, лимон кушарга була. #КызылТаң
Открыть в MAX- Просмотры
- 922
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 5