Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото, видео

    Олы Болгаер авылы мәчетендә, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән, Мәүлид мәҗлесе узды🤲 Бу мәҗлестә район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигьмәтҗанов, Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева да катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр тыңланды, салаватлар әйтелде, мөнәҗәтләр яңгырады. Мул табыннар әзерләнеп, апа-абыйлар тәмле сыйлардан авыз итте. -Авылыбызның читтә яшәүче ул-кызлары изге эш башкара. Алар авыл тормышы белән янып яши, ярдәм итә. Үткәргән мәҗлесебез, укыган догаларыбыз кабул булсын. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-имин, җиңү белән кайтсын”, - ди Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    912
    ER
    0,9%
    Реакции
    8