Пост канала
- фото
🩸 Кан сыеклата торган 15 ризык Каны куе булган кешеләр аны дарулар эчмичә, гади продуктлар кулланып та сыеклата ала. Мисал өчен, помидор, аспирин кебек үк канны сыеклатырга сәләтле. Помидор ашау йөрәк-кан әйләнеше системасында тромблар барлыкка килмәсен өчен яхшы нәтиҗә бирәчәк. Гөмбәләр шулай ук канны сыеклата һәм холестеринны киметә. 🧄 Сырганак, балан, сарымсак, кызыл чөгендер ашаган кешенең дә каны куермас. Каны куе булганнарга, моннан тыш, зәйтүн мае кулланырга киңәш ителә. С витаминына бай булган җимешләр, цитруслар, татлы борыч, гөлҗимеш тә куе канлылыкка каршы көрәшә. Көнгә бер аш кашыгы җитен мае эчсәгез, канда холестерин кимер, кан сыегаер. Май кислотасына бай (Омега-3) ризыклар ашагыз. Гадәттә бу балык һәм яшелчәләр. Алар канны сыеклатачак. 🫐 Каны куерганнарга кура җиләге белән чәй эчәргә киңәш ителә. Анар суы да әлеге проблеманы чишәргә ярдәм итәр. Көн саен 200 мл суга 1 аш кашыгы алма серкәсе салып эчү дә канны сыеклатырга булышыр. Аны 7 көн эчәргә кирәк. Үзегез белгән файдалы киңәшләрегезне комментарийларда языгыз! #ШәһриКазан
Открыть в MAX- Просмотры
- 878
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 5