Пост канала
- фото
Дәүләки мәчетендә Мәүлед бәйрәме узды Барлык мөселман дөньясы пәйгамбәребезне зурлап искә ала. Мәүлед бәйрәмен Дәүләки мәчетендә зурлап уздырганнар. “Бәйрәмгә мәчеткә йөрүче авылыбыз өлкәннәре, мәчет эшендә актив катнашучылар чакырылды. Шулай ук мәчет хисабынан авылда 80 яшен узган абый-апаларга күчтәнәчләр таратылды. 23 кеше шундый күчтәнәчләр алды. Иң өлкән кешеләребез 102 яшьлек Сара апа Баевага һәм 90 яшьлек Назыйм Гәрәевкә дә олы хөрмәтебезне, күчтәнәчләребезне ирештердек. Өлкәннәребез, илгә-көнгә тынычлык, мәчетебезнең исән-сау эшләвен, авылыбызга иминлек теләп, озатып калдылар”, - дип хәбәр итте Дәүләкидән Роза апа Габбазова.
Открыть в MAX- Просмотры
- 815
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 4