Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Үз урыныңны табу кирәк бу дөньяда. Яшәешнең кагыйдәсе түгел яңа. Үз урныңны табу кирәк, бу – бәхәссез. Табалмасаң, гомерең үтәр бер рәхәтсез. Тапкан кеше шул эшендә һаман кайнар. Җитешмәгән җире булса, үзе җайлар, Күңлегезгә ят булганга ягылмагыз, Хәтта минем сүзләргә дә табынмагыз. Булсын сезнең үз уегыз, үз юлыгыз, Шулай гына матур үтәр йөз елыгыз. Вакытыгыз калмас бер дә көнчелеккә, Әйләнмәссез башсыз-уйсыз бер сөлеккә; Суырмассыз гомер буе кеше канын, Тикшермәссез, кемнең ние кычытканын. Вакытыгыз булмас сезнең начарлыкка, Һәм аптырап утырмассыз хисләр юкка. Яшәрсез сез эш, мәшәкать, шөгыль белән. Мисал өчен: шагыйрь яши шигырь белән. Кемдер оста төзелештә, йә басуда. Ул ышана, шунда бәхет табасына. Үз урынында. – Хыялланмый буй җитмәскә. Бу тормыш шул – бигрәк инде кызык нәстә: Һәр кешенең үз алтыны, үз көмеше. Дөрес тапсаң, азрак була үкенече. Күнәсезме, күнмисезме – сездән тора, Мин бары тик үз уемны җиткерүче. Булсын сезнең үз уегыз, үз юлыгыз, Шулай гына матур үтәр йөз елыгыз. (Исхак Фәйзи)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    801
    ER
    0,2%
    Реакции
    2