Пост канала
- фото
Татарстан табиблары Эльбрус тавына күтәрелгән. Алар Россия һәм Европаның иң биек ноктасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагын алып менгән. Альпинистлар төркеме составында тауга Акчурин исемендәге БСМПның баш табибы Роман Джумабаев, БСМП рентген-хирург Илнур Гафаров һәм Республика клиник хастаханәсенең рентген-хирургы Динар Гаязов күтәрелгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагыннан тыш, табиблар БСМП байрагын да югарыга күтәргән. Төркем 8 августта юлга чыккан. Беренче көндә Чегет тавында 3200 метрлы биеклек яуланган. 10 августта Татарстан альпинистлары Терсколга 3800 метр биеклеккә күчә. Ә кичә, 14 августта, Роман Джумабаев үзенең социаль челтәрләрендә биеклеге 5642 метр булган Эльбрусны яулаулары турында хәбәр итте. #интертат
Открыть в MAX- Просмотры
- 841
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 6