Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Шикәр савыты... тормышыгызга акча җәлеп итә ала!🤔 Ышансагыз, ышаныгыз. Шулай да эшләп карагыз әле...  😁 Бу ритуалны дөрес башкарыгыз. Өйдә шикәр савытында шикәр комы беткәч (махсус рәвештә бушатырга ярамый, шикәр үзе бетәргә тиеш!), аны яхшылап юыгыз, киптерегез. Төбенә бер тәңкә салыгыз. Иң яхшысы - 5 сумлык. Ләкин башта аны кер сабыны белән яхшылап юыгыз, кайнап чыккан су белән чайкагыз, чиста чүпрәк белән сөртегез. Хәзер тәңкә өстенә шикәр комы салыгыз. Нәкъ менә ком шикәре булырга тиеш. Шакмак шикәр ярамый. Бу савыттагы шикәрне салып чәй эчкән һәр кешегә акча һәм байлык киләчәк, ди. Хәтта өй хуҗаларына гына түгел, кунакка килеп чәй эчүчеләргә дә, имеш. Тик бер шарт. Моны ай кимегәндә эшләргә ярамый. Тулы ай вакытында яки ай зурая башлаганда башкару яхшы. Иң дөрес көн - пәнҗешәмбе. Менә шулай. Баерга әзерләнегез, дуслар... Чыганак: "Кызыл Таң"

    Открыть в MAX
    Просмотры
    935
    ER
    0,3%
    Реакции
    3