Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Зөфәр Галиуллин - гомере буе руль артында Суктырылган икмәкне түкми-чәчми кырдан ташып тору “КамАЗ” шоферларына йөкләнгән. Бар гомерен руль артында уздырган Зөфәр абый Галиуллин да алар арасында. - 40 елдан артык “КамАЗ”да эшлим. Быел “Шагабиев хуҗалыгында хезмәт итәм. Машинам белән бөртеклеләрне ташыйм. Яңгырлар яуса да, эш туктамый. Алтын бөртекләрнең амбарга кайтуына сөенәбез. Күңел басуларга ашкынып тора. Исән-сау җыеп алырга язсын, - ди ул.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    955
    ER
    1,2%
    Реакции
    11