Пост канала
- фото
БДИда 310 балл җыйган абитуриент бюджет бүлегенә үтә алмаган😱 Бердәм дәүләт имтиханында 310 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучысы да югары уку йортының бюджет бүлегенә укырга керә алмаган. Бу хакта абитуриент үзе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, конкурс нәтиҗәләрендә индивидуаль казанышлар өчен бирелгән өстәмә баллар хәлиткеч роль уйнаган. Олимпиадаларда катнашып җиңү яулаган башка абитуриентлар өстәмә баллар исәбенә өстенлек алган һәм бюджет урыннарына узган. Бу очрак Бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыюның гына бюджетка керүне гарантияләмәвен күрсәтә. Югары уку йортларына кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләре белән беррәттән абитуриентның шәхси казанышлары да исәпкә алына. Чыганак “Татар-информ”.
Открыть в MAX- Просмотры
- 973
- ER
- 0,5%
- Реакции
- 5