Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. видео, фото

    Апас районы делегациясе Нижгарда Сабантуй уздырды. Түбән Новгород шәһәренең 1 Май паркында татар халык бәйрәме – Сабантуй зур тантана белән узды. Бу бәйрәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Аны оештыруда Түбән Новгород татар милли-мәдәни автономиясе, Түбән Новгород өлкәсе татар төбәк милли-мәдәни автономиясе, шәһәр администрациясе, шулай ук Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы актив катнашты. Бәйрәмгә Апастан рәсми делегация килде. Апас муниципаль район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның милли бәйрәм - сабантуй белән котлавын ирештерде. Бәйрәм программасы бик бай һәм күңелле иде : • Сәхнәдә иҗат коллективлары һәм артистлар чыгышлары • Милли уеннар һәм ярышлар • Милли көрәш буенча ярышлар • Татар гореф-гадәтләре, һөнәрләре, милли киемнәре белән таныштыру мәйданчыклары. Апас районы авыл йорты остаханәсен дә тәкъдим итте. Бәйрәмне ачу тантанасында шәһәрнең һәм өлкәнең җитәкче шәхесләре катнашты : • Белинский Тимур Николаевич – Түбән Новгород өлкәсе эчке төбәк һәм муниципаль сәясәт министры урынбасары; • Вовненко Александр Анатольевич – Түбән Новгород шәһәре Канавин районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары; Бәйрәм иртәнге 12.00дән кичке 19.00га кадәр дәвам итте һәм ул Түбән Новгородта яшәүче күп милләт вәкилләрен үзенә җәлеп итте. Апас районы вәкилләренең катнашуы бу бәйрәмне тагын да җанлырак һәм мәгънәлерәк итте.👏👏👏

    Открыть в MAX
    Просмотры
    958
    ER
    1,5%
    Реакции
    14