Перейти к содержимому

Пост канала

Апастово-информ 📲
  1. фото

    Иске Йомралы авылында балалар өчен “Чын егет” дип исемләнгән рухи-әхлакый курслар уза. Программа яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирү белән беррәттән, аларда тормышта кирәкле гамәли күнекмәләр дә булдыруга юнәлдерелгән. Балалар мәчеттә дини белем нигезләрен өйрәнә, әхлак дәресләрендә катнаша. Моннан тыш, алар төрле практик эшләр башкара: елга һәм күл буйларын чистарта, басма ясарга өйрәнә, леска һәм җептән төеннәр бәйли, кармак саплый, атта йөрү серләренә төшенә. Бу әле балалар үзләштергән шөгыльләрнең бер өлеше генә. “Әлеге курслар балалар күңелендә якты хатирә булып калсын, киләчәктә алар өчен файда китерә торган булсын”, - дип хәбәр итте район мөхтәсибе Рәис хәзрәт Нигъмәтҗанов.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    935
    ER
    0,6%
    Реакции
    6