Пост канала
- фото
Каршыларга язсын сау-сәламәт, Тормыш көзен, кышын сөенеп Гөрләвекләр агып язлар килде, Язлар белән без дә яшәрдек. Көч тә алдык, дәрт тә ташып чыкты, Гүя тагын йөз ел яшәрлек. Язлардан соң ямьле җәйләр җитеп Ал чәчәккә күңел төрелә. Озын көннәр буе кояш балкый, Алтын нурлар җиргә сибелә. Җәй мизгеле безнең яшьлек чоры, Авырлыклар җиңел үтелә. Тормыш, иксез-чиксез дингез кичү, Сизелмичә бик тиз кичелә. Матур көзләр оста рәссам кебек, Буйый, ясый төсләр кулланып. Ә кешеләр күңел тулып яши, Иртә аткан таңга куанып. Көзгә алмаш җилле салкын кышлар, Җиргә каплар калын юрганын. Әби-бабай искә алып куяр, Ап-ак кышка кереп барганын, Каршыларга язсын сау-сәламәт, Тормыш көзен, кышын сөенеп. Балаларның, оныкларның чиксез, Җылы хөрмәтенә төренеп. 1.10.2026 ✍️Илгизәр Әхмәтханов.
Открыть в MAX- Просмотры
- 310
- ER
- 2,3%
- Реакции
- 7