Пост канала
безгәязалар ✍️ Апамны әни сөйли иде, кечкенәдән бөтен булганын урамда таратып бетерә, дип. Ачуланганнар да үзен. Барыбер үзенекен иткән. Хәзер ул инде пенсиядә. Кунакка-мазар килсә, гел төянеп килә инде, үзеннән дә зуррак сумка күтәреп. Үзе попуткада килә авылдан, үзе күчтәнәчләр әзерләгән була - тавыгын, күкәен, носкиен, кагын, балаларга уенчыгын... Ә икенче апам андый түгел. Саран димәс идем мин аны, шулай да башка төрле. Аны кечкенәдән әти яклы туганнар гел мактаганнар, үрнәк итеп куйганнар, үз әйберен саклый белә дип. Ул да шулай калган. Кеше үзгәрми икән. Килешәсезме?
Открыть в MAX- Просмотры
- 315
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 2