Пост канала
Кеше сүзе Берәү янәшәсендәге кешене мыскыл итәргә тотынган: – Син имансыз! Син эчкече һәм карак! Теге кеше моңа елмаеп кына куйган. Бу хәлне күзәтеп торган ефәк ыштанлы яшүсмер малай түзмәгән, сорыйсы иткән: – Ничек шушы кадәр мәсхәрәләүгә түзәсең? Кимсенмисеңме әз генә? Моңа да елмаеп кына куйган һәм әйткән: – Әйдә минем белән. Адәм малайны тузан баскан иске чоланга алып кергән. Шәм кабызып, иске сандыкны актара башлаган һәм ертылып, тузып беткән бер халат тартып чыгарган. Шуны малайга ыргытып әйткән: – Мә, ки, сиңа ярый бу. Малай халатны актарып караган да ачуы килгән. – Миңа бу пычрак халат ник кирәк? Минем кигән киемем бик әйбәт! – Менә күрәсенме, – дигән акыл иясе, – син дә иске-москыны якын китермисең. Мин дә нәкъ шулай ул бәндәнең миңа ыргыткан юньсез сүзләрен кабул итмәдем. Әхлак шул – яман сүзләргә игътибар итәргә, үпкәләргә ярамый, бу бит үзеңә ташлаган пычрак киемне кию белән бер. Килешәсезме?
Открыть в MAX- Просмотры
- 365
- ER
- 6,3%
- Реакции
- 23