Пост канала
- фото
Саба районында самолет килеп төшү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган 🛩️😱🚓 Әлеге хәл Шәмәрдән авылында булган. Урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белгечләре килгән. Алар шәхси йорт бакчасына «Cessna-172» җиңел моторлы самолеты төшү нәтиҗәсендә 2 кешенең (пилот һәм пассажир) һәлак булуын ачыклаган. Җирдә җимерелүләр, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Открыть в MAX- Просмотры
- 444
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 7