Пост канала
- фото
Менделеев районында борынгы хәзинә тапканнар 👑 Татар Сарсазы авылы янында галимнәр безнең эраның икенче гасырына караган, элегрәк билгеле булмаган торак пунктны таптылар. Әмма төп табыш Пьянобор мәдәниятенә (безнең эрага кадәр II гасыр — безнең эраның III гасыры) караган хатын-кыз бизәнү әйберләре булды. Ташлар астында, әзер костюм комплекты (өч пластинадан торган бронза күкрәкчә, күн баулары яхшы сакланган аяк киеме бизәкләре). яшерелгән булган. Галимнәр әйтүенчә, Түбән Кама бассейнында мондый хәзинәләрнең күп булуы биредә җанлы сәүдә юллары булганлыгын раслый. Җирле кабиләләрнең антик дөнья белән элемтәләре башка табышлар белән дә исбатлана – мәсәлән, охшаш комплексларда табылган Рим бронза савыт-сабасы. Хәзер фәнни җәмгыять 2027 елга планлаштырылган зур казу эшләренә әзерләнә.
Открыть в MAX- Просмотры
- 383
- ER
- 1,3%
- Реакции
- 5