Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
  1. фото

    Чаллыда хастаханәләр һәм шифаханәләргә шартлаткыч кую турында ялган хәбәр буенча җинаять эше кузгатылачак 🚓 Бүген иртән 4нче шифаханә хезмәткәрләренә  һәм килгән пациентларга ашыгыч рәвештә урамга чыгарга туры килгән. Эвакуация кысаларында кешеләр әлегәчә бинадан читтә тора. Сугыш ветераннары госпитале һәм аның шифаханәсендә дә  кешеләр эвакуацияләнгән. Рәсми чыганаклардан алынган мәгълүмат буенча, кичә кич уннан артык шәһәр учреждениесенең электрон почтасына шартлаткыч кую турында аноним хәбәрләр килгән. Тикшерү барлык хатларның бер IP-адрестан җибәрелгәнен ачыклаган. Вакыйга урыннарына полиция һәм ФСБ хезмәткәрләре чыккан. Тикшерү хәбәрләрнең ялган булуын раслады, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хәбәр таратучының кемлеген ачыклый. Бу факт буенча терроризм турындагы маддә нигезендә җинаять эше кузгатылачак. Исегезгә төшерәбез, бүген иртән Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре өчен дә урамда өйрәнүләр үткәрелгән иде.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    372
    ER
    1,1%
    Реакции
    4