Пост канала
- видео
Бүген, 25 августта, Чаллыда төзелүче «Җәмигъ» мәчетенең 80 метрга якын биеклектәге соңгы, тугызынчы манарасына ярымай урнаштырылды. Мөһим вакыйгада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, дин әһелләре, имам-хатыйблар, иганәчеләр һәм шәһәр халкы катнашты. Ярымайны манарага күтәрү мизгелен халык тәкбир әйтеп ямьләде. Әлеге эшне башкару өчен 100 тонналы кран кулланылды. «Элек әби-бабайларыбыз манаралар киселгәндә елаган. Ә бүген без мәчетләребезгә ярымай урнаштырылуын күреп, шатлык яшьләре түгәбез. Бу — Аллаһның рәхмәте», — дип хисләре белән уртаклашты шәһәрдәшебез Нәзирә Әхмәдуллина. Бүген «Җәмигъ» мәчете төзелеше 70 процентка әзер. Алда — эчке бизәлеш һәм башка эшләр. Чаллы өчен тарихи һәм истәлекле көн! Ярымайлар иман, тынычлык һәм татулык символы булып балкысын!
Открыть в MAX- Просмотры
- 620
- ER
- 2,3%
- Реакции
- 14