Пост канала
- фото
🎤Салават Фәтхетдиновта эшләп тәҗрибә туплаган, бүгенге көндә үзен кинорежиссёр һәм продюсер буларак танытучы Ника Пэрак, Казанда остазының концертында булып кайткан. Ул үзенең социаль челтәрләрендә әлеге тамашаны каты тәнкыйтьләгән. «Салават Зәкиевич — бик талантлы артист, миңа аны тыңлау ошый. Мин үзем дә моннан 11 ел элек аның җитәкчелегендә университет тәмамладым. Ләкин бер генә нәрсә әйтәм — 11 ел эчендә берни дә үзгәрмәгән, хәтта тагын да начарланган», — ди Пэрак. ❌Аңа концертның “сценарие, фотообойлар рәвешендәге ямьсез декорацияләре, сәхнәнең арткы стенасында ясап куелган а-ля китап стеллажы” ошамаган. 💡Люстраларны ул “зәвыксыз, аңлаешсыз, мәгънәсез, авылга да, шәһәргә дә бармый торган», дип атаган. Яктылык белән эшләүче режиссерның дөрес эшләмәве аркасында сәхнәдә чыгыш ясаучыларның йөзе күренмәвен, бэк-вокалист кызларның костюмы идәндәге келәм төсе белән туры килүен әйткән. 💯Шул ук вакытта Ника Пэрак Салаватның җырлау сәләтен югары бәяли : “Концертыгызга ноль балл, ә менә башкаруыгызга ун баллның унысын куям”. Ул артистка кием сайлау өчен стилист һәм башка режиссер белән эшләргә тәкъдим иткән. 🤝Әгәр Салават Фәтхетдинов аның тәнкыйтен кабул итсә, аңа үз киңәшләрен җиткерергә әзер булуын да язган.
Открыть в MAX- Просмотры
- 407
- ER
- 2,2%
- Реакции
- 9