Пост канала
- видео
Чаллының «Чаллы Яр» коттедж поселогындагы Первая Береговая урамындагы кирпеч йортта янгын чыкты. Коттеджның беренче катындагы барлык җиһазлар янды. Янгын мәйданы 6 кв. метр. Төтен аркасында икенче каттагы 14 яшьлек малай йорттан чыга алмаган. 56нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре аны икенче каттагы тәрәздән баскычтан чыгарганнар. Малай зыян күрмәгән. Янгынның якынча сәбәпләре: электр җиһазларын кулланганда кагыйдәләрне үтәмәү. 📷Светлый каналы
Открыть в MAX- Просмотры
- 388
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 3