Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
  1. #безгәязалар Йөрәк эшчәнлеге сүлпән кешеләргә кондиционер астында утыру зыянга түгелме? Чаллының 5нче хастаханәсе кардиологы Альбина Бәшәрова җавап бирә: - Кызу бәргәнче кондиционер куллану яхшырак. Тик аның температурасын 22-23 градуска куегыз. Кайвакыт хәтта 17 градуска көйләгәннәрен күрәм, монда инде суык тидерү, вирус инфекциясен йоктыру ихтималы арта. Шулай ук өегездә кондиционер булса, вакыт-вакыт юдырырга онытмагыз, анда бактерияләр җыелырга мөмкин. Кайда урнаштыру да әһәмияткә ия. Салкын һава кешегә өрергә түгел, бүлмәне суытырга тиеш.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    406
    ER
    —
    Реакции
    —