Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
  1. видео

    Бүген тавыш режиссеры Илнар Фазулов арабыздан китте... Аңа 39 яшь иде, соңгы 1-2 елда ул яман шеш белән көрәште. Авыруына карамастан, ул эшләргә тырышты. "Шәһри Чаллы"дан "Пятачок"ларны үткәрүдә катнашты. Чаллы җырчысы, композитор Ринас Әхмәтов аның турында истәлекләре белән уртаклашты: "Соңгы 10 елда бик күп чараларда, юбилейлар, туйларда эшләдек. Бик әйбәт кеше иде, "булдырам" дип, авырса да "яшим", бирешмим дип тырышты, Әҗмәкәй авылында йорт салып керде. "Авырырга вакыт юк" дия иде ул. Ул сәхнәдә очраклы кеше түгел - әтисе Айрат абый "Карендәшләр" керәшен ансамблендә баянчы булып эшләде. Уллары Ленар белән Илнар да иҗатка тартылды, алар башка малайлар белән "Ложкари" номеры белән чыгыш ясый иде. Тавыш операторы буларак үз эшенең остасы булды, гади аппаратура белән эшли башлап, зур мәйданнарны тоткан бәйрәмнәрдә дә эшли иде. Авырса да эштән баш тартмады, әле әнисе 8 августка да заказ алган булган, диде. Соңгы көннәрне әти-әнисе дә аның янына килгән булган. Бүген "Күз алдым томанлана" дип урынга барып яткан һәм шуннан бүтән тормаган. Илнар дустымның урыны җәннәттә булсын, әти-әнисе, тормыш иптәше, балаларының тирән кайгысын уртаклашам" диде Ринас.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    433
    ER
    5,8%
    Реакции
    25