Перейти к содержимому

Пост канала

Шәһри Чаллы | Газета Шахри Чаллы
  1. фото

    Крыжовниктан тәмле кайнатма Крыжовниктан кайнатманы дөрес кайнаткан очракта, ул үзенчәлекле яшел төскә ия булачак. Шуның өчен ул «зөбәрҗәт кайнатма» дигән исем алган. Халык телендә бу вареньены «патша кайнатмасы» дип тә атыйлар. ✅Кирәк булачак: 1 стакан су, 10 стакан крыжовник, 15 стакан шикәр комы. Эш барышы: Крыжовникны юабыз, суын саркытабыз. Кайнатма әзерли торган савытка 1 стакан су салып, кайнатып чыгарабыз. Шуңа 10 стакан крыжовникны салып, 15 минут кайнатабыз (кайнап чыкканнан соң). Аннары янына 8 стакан шикәр комы салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Газны сүндереп, тагын 7 стакан шикәр комы кушабыз да, эреп беткәнче туглыйбыз. Банкаларга кайнар килеш тә, салкын килеш тә тутырырга була. Ә сез крыжовниктан нәрсәләр ясыйсыз?

    Открыть в MAX
    Просмотры
    369
    ER
    0,8%
    Реакции
    3