Перейти к содержимому

Пост канала

Татарские видео и приколы 💛
  1. видео

    Токмачлы аш (татарча токмач ашы). Бу ашны иң тәмле итеп минем мәрхүм Мәрьям дәү әнием пешерә иде😭🙏 Токмач — татар милли ашларының берсе. Ул ит яки тавык шулпасында пешерелә. Аны токмачлы аш дип йөртәләр. Мин тавык шулпасын яратам. Составы: · Ит (тавык, сыер ите, сарык ите) — 500–800 г · Су — 2–3 л · Суган — 1–2 баш · Кишер — 1–2 данә ( теләк буенча) · Бәрәңге — 2–3 данә (теләсә) · Тоз Токмач өчен: · Он — 1 стакан · Йомырка — 1 данә · Тоз — бер чымчык Әзерләү: 1. Итне салкын суга салып, кайнатып, күбекне алып, түбән утта 1–2 сәгать пешерегез. Ахырында суган, кишер, тоз салыгыз. 2. Токмач әзерләгез: йомырканы тоз белән болгатып, он салып, каты итеп камыр басыгыз. 30–40 минут япкан килеш тотыгыз. Аннары нечкә итеп (1–1,5 мм) җәеп, бераз киптереп, нечкә итеп турагыз. 3. Шулпаны сөзегез. Итне кисәкләп турагыз. Кайнаган шулпага бәрәңге салып, яртылаш пешкәнче кайнатыгыз, аннары токмач салып, 5 минут пешерегез. 4. Тәлинкәгә ит салып, өстенә токмачлы шулпа койгыз, яшел үләннәр сибегез. Ашларыгыз тәмле булсын! Татарские приколы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 297
    ER
    1,4%
    Реакции
    105