Пост канала
- фото
🚀 Татарстан яшьләренә үз идеяләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр! Мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь белгечләр федераль проектларда катнашып, үз инициативаларын тәкъдим итә, тәҗрибә туплый һәм грантка ия була ала. 🏆 «Большая перемена» — 1 млн сумга кадәр 🌱 «Я в Агро» — авыл территорияләрен үстерү проектларына 5 млн сумга кадәр 🎓 «Твой Ход» — студентлар өчен мөмкинлекләр 🏙 «КАРДО» — урам мәдәнияте һәм спорт юнәлешләре 🤝 «Быть, а не казаться» — остазлар өчен 💡 «Росмолодежь.Гранты» — 1 млн сумга кадәр 📌 Игътибар: «Росмолодежь.Гранты» конкурсының икенче сезонына гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучылар — 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары. Проектны 18 номинациянең берсендә тәкъдим итәргә мөмкин. 💬 Проектны әзерләүдә кыенлыклар туса, Татарстандагы конкурс экспертларына һәм «Юлдаш» ЯИ-ботына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яшьләрнең идеяләре — ил һәм республика киләчәгенә салынган инвестиция. ✨
Открыть в MAX- Просмотры
- 773
- ER
- —
- Реакции
- —