Пост канала
- видео
Арчаның Бакый Урманче урамында «Күрше» фестивале кысаларында «Әбиемдә кунакта» иҗади проекты узды Катнашучылар авыл тормышының онытыла барган шөгыльләрен барлап, мунча себеркесе, мунчала, чыбыркы үрергә, кульяулык чигәргә һәм каз каурыеннан май канаты ясарга өйрәнделәр. Милли уеннар, сыер саву һәм балык тоту ярышлары да бәйрәмгә үзенчәлекле рух өстәде. «Әбиемдә кунакта» проектының чираттагы очрашуы 13 августта Көнбатыш мәчете янындагы мәйданчыкта узачак.
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 011
- ER
- 1,1%
- Реакции
- 11