Перейти к содержимому

Пост канала

Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз
  1. фото

    Россиядә 2027 елда эшләмәүче гражданнар өчен картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2,4 мең сумга артачак. Шул рәвешле пенсияләр 30 мең сумнан артык булыр дип көтелә. Бу хакта “РИА Новости”га Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды рәисе Сергей Чирков хәбәр иткән. Элегрәк Соцфонд башлыгы, киләсе елда пенсияләрне 43 миллион Россия гражданы алачак, дип белдергән. 2027 елдан Россия социаль фонды иминият пенсияләренең ике этаплы индексациясенә күчәчәген дә әйткән, шуңа күрә ике тапкыр арту көтелә: 1 февральдән 6,8 процентка һәм 1 апрельдән 3,3 процентка. Шәһри Казан

    Открыть в MAX
    Просмотры
    670
    ER
    0,4%
    Реакции
    3